news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Ш. Бабич бүләге ияләре билгеле булды

Башкортстан яшьләренең Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт бүләге быел да, гадәттәгечә, Яшьләр көне бәйрәмендә тапшырылды

(Уфа, 28 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада Шәехзадә Бабич исемендәге бүләкләр тапшырылды. Быел әлеге абруйлы бүләккә 4 кеше генә лаек дип табылды.
Башкортстан яшьләренең Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт бүләге быел да, гадәттәгечә, Яшьләр көне бәйрәмендә тапшырылды. Башкортстан яшьләренең әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге шушы дәүләт бүләгенә быел 11 эше белән 7 кеше тәкъдим ителгән иде. Шуларның нибары дүртесенә генә әлеге дәрәҗәле бүләк бирелүе ачыкланды. Махсус комиссия быел әдәбият өлкәсен мәхрүм калдырып, бары тик сәнгать һәм архитектура осталарын гына бәяләгән.
Шулай итеп Ш. Бабич бүләгенә быел Дәүләт яшьләр театры артисты Андрей Ганичев, скульптор Руслан Нигъмәтуллин һәм архитекторлар Рөстәм Ямалетдинов белән Павел Мазин лаек булган. Аларга премияләрне Башкортстан Хөкүмәте рәисе Раил Сарбаев тапшырды. Лауреат дипломнары белән бергә бәхетле җиңүчеләргә 50шәр мең сум акчалата бүләк тә бирелде.
Бабич бүләгенә быелгы дәгъвачылар арасында татар егете Илдус Фазлетдинов та бар иде. Ул – яшь шагыйрь һәм журналист. И. Фазлетдинов Уфада татар телендә чыгучы “Тулпар” яшьләр журналының җаваплы сәркатибе вазыйфаларын башкара. Моннан тыш ул үзе тәмамлаган Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә мөгаллимлек кыла, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсе бар. Бабич бүләгенә яшь талант иясе “Соңгы шүрәле” исемле китабы өчен тәкъдим ителгән иде. Илдус әлеге бәйгедә җиңеп чыга алмады. Әмма бу аның соңгы бәйгесе булмас әле дип ышаныйк.
Былтыр Ш. Бабич бүләгенә 13 кеше тәкъдим ителеп, шуларның 11е лауреатлар булган иде. Быел бу бүләккә тәкъдим ителүчеләр дә, җиңүчеләр дә аз булды. Күрәсең, бу очракта да икътисадый көрчек аяк чалгандыр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100