news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Салават Юлаев истәлегенә флешмоб башладылар

Флешмоб 2020 елның 12-16 июнь көннәрендә узачак.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). 16 июньдә Башкорстанның милли каһарманы, шагыйрь һәм гаскәр башлыгы Салават Юлаевның тууына 266 ел тула. Быел Салават Юлаев көннәре беренче тапкыр онлайн-форматта узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республиканың халык иҗаты үзәге һәм фольклорны үстерү буенча «Башкортстан Республикасы чәчәннәре үзәге» милли каһарманның туган көненә багышланган флешмоб башлый.

Флешмобта халык авыз иҗатын сөйләүчеләр, яратучылар катнаша ала. Алар Салават Юлаевка багышланган җырлар башкарырга, хәрби шагыйрьнең шигырьләрен сөйләргә тиеш. Әлеге кадрлар булган видеороликлар социаль челтәрләрдә #БашҡортСәсәндәре #СалауатМенән #СалауатЮлаев #РЦНТРБ #МКРБ #ЦентрСэсэновРБ хештеглары буенча урнаштырыла.

Флешмоб 2020 елның 12-16 июнь көннәрендә узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100