news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге премия номинантларының исемнәре игълан ителде

Гафури исемендәге Башкорт театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов һәм рәссам Альберт Нестеров «Зөләйха күзләрен ача» һәм «Кара йөзләр» спектакльләре өчен әлеге премиягә дәгъва итә.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда 2020 елда әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе номинантларының исемнәре билгеле булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

2020 елда әлеге премиягә «Беренче Республика» дигән тулы метражлы нәфис фильм өчен режиссер Булат Йосыпов һәм сценарий авторы Гөлчәчәк Саламатова; Гүзәл Яхина романы буенча сәхнәләштерелгән «Зөләйха күзләрен ача» һәм Мәҗит Гафури повесте буенча куелган «Кара йөзләр» спектакльләре өчен М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов һәм рәссам Альберт Нестеров дәгъва кыла.

Исемлектә шулай ук Башкортстанның атказанган рәссамы Хатыйп Фазылов та бар. Ул «Ватан образы – традицияләр һәм рухият» сәнгать әсәрләре циклы өчен тәкъдим ителгән.

Салават Юлаев исемендәге премияне тапшыру буенча Башкортстан Башлыгы каршындагы комиссия утырышы җомга көнне, 28 августта узды, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100