Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда Сабантуйларны хәмерсез уздырырга ниятлиләр
"Без күпчелек халыкның бәйрәмне тыныч, күңелле үткәрү теләгеннән чыгып эш итәбез", - дигән Радий Хәбиров.
(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Быел Башкортстанда Сабантуй бәйрәмнәрендә аракы да, сыра да, хәтта шәраб та сатылмаячак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Республика җитәкчесе, традицияне бозып, халык бәйрәмендә кунакларны алкогольсез генә сыйларга тәкъдим итте. 30 майда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Сабантуй көннәрендә республика авылларында һәм шәһәрләрендә алкоголь сатуны чикләүгә юнәлтелгән закон проектын караячак.
"Бу гади генә карар түгел. Аның яклылар да, аңа каршы булучылар да бар. Шулай да без күпчелек халыкның бәйрәмне тыныч, күңелле үткәрү теләгеннән чыгып эш итәбез", - дигән Радий Хәбиров.
Сабантуйларда һәр предприятие, хуҗалыклар чәчү тәмамлану уңаеннан тирмәләр корачак һәм кунакларны сыйлый башлачак.
"Чикләүләр барысына да: гражданнарга да, чиновникларга да, җитәкчеләргә дә кагыла. Сәламәтек саклауга һәм иминлеккә юнәлтелгән яхшы идеянең асылын бозмыйк", - дигән Хәбиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз