news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Сабантуйлар дәвам итә

Башкортстанда май азагында ук башланган быелгы Сабантуйлар әле бу атна азагында тагын 46 районда оештырыла

(Уфа, 4 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда май азагында ук башланган быелгы Сабантуйлар әле бу атна азагында тагын 46 районда оештырыла. Бу атнада күпчелек районнарда Сабантуйларны үткәрүнең сәбәбе дә бар. Киләсе атнада Уфада Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтае үтәчәк. Район хакимиятләре башлыклары да анда катнаша. Шуңа күрә дә бу атнада район үзәкләрендә сабантуйларны үткәрергә кушылды. Ә инде авылларда милли бәйрәмебез алдагы атнада да оештырылачак.
Милли бәйрәмебез барышында республика районнары хакимиятләре кышкы чорда һәм чәчү кампаниясен үткәрү вакытында хуҗалыклар һәм агросәнәгать ширкәтләре эшчәнлегенә йомгак ясап, хезмәт алдынгыларына тантаналы шартларда бүләкләр тапшырачак.
Сабантуйлар быел да төрле районнарда алдан төзелгән график буенча оештырыла. Милли бәйрәмебез үткәрелгән урыннарда, гадәттәгечә, сәүдә ярминкәләре, мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла. Шулай ук иң яхшы йорт, иң тәртипле-чиста ихата-ишегалды, иң үрнәкле урам конкурсларына йомгак ясала һәм җиңүчеләр бүләкләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot