news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Сабан туе үткәрергә һәм пляжларны ачарга рөхсәт иттеләр

Республика районнарында Сабан туйлары Башкортстан Башлыгының тиешле указы белән расланган график буенча узачак.

(Казан, 27 май, «Татар-информ). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте. Ул Сабантуй үткәрергә һәм пляжларны ачарга рөхсәт итте. 

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, документның яңа редакциясе нигезендә, санитар-эпидемиологик таләпләр катгый үтәлгән очракта махсус җиһазландырылган пляжларга эшләргә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта, битлектән йөрү таләбе аларга кагылмый.

Республика районнарында Сабан туйлары Башкортстан Башлыгының тиешле указы белән расланган график буенча узачак.

Оештыручылар Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) торак пунктларның ачык киңлекләрендә дезинфекция чараларын үткәрү, сәүдә предприятиеләрендә коронавирусны кисәтү, инфекция таралу куркынычы янаган шартларда су объектларының рекреация зоналары эшен оештыруга (һ.б.) кагылышлы тәкъдимнәрен үтәргә тиеш.

Сабан туе үткәрү территориясен социаль дистанцияне үтәү мөмкинлеген исәпкә алып сайларга кирәк. Оештыручылар шулай ук барлык катнашучыларның да битлектән булуын контрольдә тотарга, термометрия һәм дезинфекция үткәрергә, кулларны эшкәртү өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100