news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда сәяси золым корбаннарын искә алдылар

Уфадагы хәтер чарасын оештыру башлангычы белән Башкортстанда 1991 елдан бирле эшләп килүче Сәяси золым корбаннары ассоциациясе чыкты

(Уфа, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада һәм Башкортстанның башка шәһәрләрендә сәяси золым корбаннарын искә алдылар. Республикадан 50 меңнән күбрәк кеше Сталин сәясәте тегермәненә эләккән.
Уфадагы хәтер чарасын оештыру башлангычы белән Башкортстанда 1991 елдан бирле эшләп килүче Сәяси золым корбаннары ассоциациясе чыкты. Башкала үзәгендәге Бөек Җиңүнең 50 еллыгы исемендәге паркта урнаштырылган һәйкәл янына йөздән артык кеше җыелды. Билгеләнгән вакыттан алда ук бирегә өлкән яшьтәге апалар һәм агайлар җыела башлады. Аларның барысы да шәхес шөһрәте корбаннарының балалары һәм туганнары. Мәрхүмнәрне искә алып бер минут тын торганнан соң, һәйкәл алдына чәчәкләр салынды.
Хәтер чарасына Башкортстан мөселманнары диния нәзараты имамы белән православ чиркәве дин әһеле дә килгән иде. Алар бер-бер артлы мәрхүмнәр рухына гыйбадәт кылды.
Мәрхәмәтсез хакимият корбаннарын искә алу мәрәсимен Башкортстан Республикасы Сәяси золым корбаннары ассоциациясе рәисе Маһинур Мөхлис кызы Үтәбаева ачты һәм Башкортстандагы явызлыклар турында мәгълүматлар бирде. Аның сүзләренчә, республикада җәмгысе 50 меңнән артык кеше сәяси золым тегермәненә эләгә. Әле бу “халык дошманнары” дип нахак гаеп ташланып хөкем ителгәннәре генә. Ә бит бу исәпкә “кулак” дип сөрелгәннәре һәм хәрби әсирләр керми. Аларны да исәпләсәң, бу сан бермә-бер артачак, ди ул.
Сәяси золымда хөкем ителүчеләр арасында татар һәм башкортлар аеруча күп булган. Аларның арасында милләтнең алдынгы сафында торган зыялылар – язучылар, укытучылар, артистлар, журналистлар булуы аеруча аянычлы. Аларның күбесен аталар, төрмәләргә, сөргеннәргә озаталар.
“Бу гөнаһ эшләрне, явызлыкларны әлеге буын онытырга тиеш түгел. Алайса кайбер затлар бүгенге көндә дә Сталинны сагына һәм аңа һәйкәлләрне торгызырга маташа”, - ди Маһинур Үтәбаева.
Аның әйтүенчә, сәяси золым корбаннары гаиләләренә игътибарны арттыру зарур. “Әллә күпме мөлкәтләре тартып алынган гаиләләргә компенсацияләр бик аз күләмдә генә, исем өчен генә кайтарылды”, - ди ул.
Маһинур Үтәбаева тырышлыгы белән золым корбаннары турында 6 Хәтер китабы чыгарылды. Үзенең дә быел аерым “Тере хәтер” исемле күләмле җыентыгы нәшер ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100