news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда сәламәтлек саклау республика күчмә шурасы үтте
Саулык саклау республика җыены кысаларында өч районда һәм бер шәһәрдә яңа дәваханәләр ачылды
Скопировать ссылку
(Уфа, 5 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Саулык саклау республика җыены кысаларында өч районда һәм бер шәһәрдә яңа дәваханәләр ачылды.
Бишенче ел рәттән оештырылучы бу чара быел Бишбүләк, Стәрлебаш һәм Миякә районнарында, шулай ук Мәләвез шәһәрендә үтте. Киңәшмәдә республиканың югары җитәкчеләре дә катнашты. Республиканың барлык районнары хакимиятләре башлыклары, аларның дәваханәләре баш табиблары, республика Саулык саклау министрлыгы җаваплы җитәкчеләре дә бу утырышта катнашты һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, башкаларның алдынгы эш ысулларын өйрәнде.
Киңәшмә барышында Стәрлебаш, Миякә, Бишбүләк районнарында өр-яңа заманча дәваханәләр биналары файдалануга тапшырылды. Ә Мәләвез шәһәрендәге дәваханәнә биналары баштанаяк дигәндәй яңартып корылды, төзекләндерелде. Дәваханәләргә шулай ук заманча дәвалау, савыктыру корылмалары, җиһазлары тапшырылды.
Җәмгысе шушы дүрт төбәккә үз дәваханәләрен тәртипкә китерү, яңарту өчен 500 миллион сумнан артык акча бүленгән иде. Республика саулык саклау министры Андрей Евсюков әйтүенчә, ул акчалар артыгы белән үзләштерелеп беткән. Районнар казнасыннан да өстәмә ярдәм күрсәтелүе, эшне аткарып чыгуга булышлык итте, дип белдерә табиблар.
Моңа кадәр саулык саклау мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәләре гел башкорт районнарында гына үткәрелә иде. Киләсе елда бу утырышны үткәрү урыны дип республиканың татарлар яшәгән көнбатыш районнары тәгаенләнде. Димәк аларда да яңа дәваханәләр төзеләчәк, заманча корылмалар тапшырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2