news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Рудольф Нуриев турындагы фильмның ретро-премьерасы була

Картина киноархивларда 40 еллап югалып торган.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). 17 мартта Башкортстан опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев катнашындагы «Венеция. Карнавал. Любовь» нәфис фильмының уникаль ретро-премьерасы була. Чара бөек биюченең туган көн хөрмәтенә «Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проектының төбәк этабы һәм «Нуриев көннәре» кысаларында уза.

«Венеция. Карнавал. Любовь» фильмын 1981-1982 елларда Италия кинорежиссеры Марио Ланфранки төшергән. Ул Рудольф Нуриев катнашындагы документаль һәм нәфис фильмнар арасында аерым урын алып тора. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Картина киноархивларда 40 еллап югалып торган һәм Россиядә беркайчан да күрсәтелмәгән. Фильм «Нуриев сезоннары» оештыручылары тарафыннан табылган, торгызылган һәм рус теленә тәрҗемә ителгән.

«Нуриев сезоннары» ачылу тантанасында Рудольф Нуриевны шәхсән белгән сәнгать эшлеклеләре хөрмәтле кунаклар булыр дип көтелә.

Проект Башкортстан Республикасы гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды һәм Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100