news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Үрнәк башкорт гаиләсе» бәйгесе игълан ителде

«Үрнәк башкорт гаиләсе» бәйгесе җиңүчеләрен һәм призерларын 2021 елның 1 мартында ачыклаячаклар.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда «Үрнәк башкорт гаиләсе» бәйгесе игълан ителде. Конкурс «Етегән» башкорт бәйрәме кысаларында үткәрелә. Бу турыда Хокукый мәгълүмат порталында чыккан карарга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

Конкурска әзерлек һәм оештыру буенча махсус комитет төзегәннәр. Башкортстан Мәдәният министрлыгы бәйгенең нигезләмәсен эшләгән.

Конкурсның зона этабы Башкортстан Республикасының Чакмагыш, Мәләвез, Илеш һәм Күгәрчен районнарында онлайн уза. Зона жюрилары гаиләләрнең иҗади презентацияләрен карап, финалчыларны билгеләгән.

Конкурсның бу этабы башка зоналарда да үткәрелгәч, киләсе турга узган 21 гаилә билгеле булачак.

 «Үрнәк башкорт гаиләсе» бәйгесе җиңүчеләрен һәм призерларын 2021 елның 1 мартында, «Етегән» башкорт бәйрәме — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ачыклаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100