Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда «Үрнәк башкорт гаиләсе» ачык республика конкурсы уза
«Өлгөлө башҡорт ғаиләһе» конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын 2022 елның 1 мартында «Етегән» башкорт бәйрәме - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә билгеләячәкләр.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда икенче тапкыр «Үрнәк башкорт гаиләсе» ачык республика конкурсы уза. Чара «Етегән» республика башкорт бәйрәме кысаларында оештырылды.
«Башинформ» Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, конкурсның зона этабы онлайн-форматта республиканың җиде зонасында — Мәләвез, Туймазы, Тәтешле, Салават районнарында, шулай ук Сибай, Нефтекама һәм Уфада узачак.
Жюри әгъзалары видеороликлар (гаиләләрнең иҗади яктан үз-үзләрен күрсәтүе) караячак һәм 2022 елның 10 февраленә кадәр финалистлар билгеләнәчәк.
Конкурсның әлеге этабын үткәргәннән соң 21 гаилә сайлап алына, алар республика турына барачак. «Өлгөлө башҡорт ғаиләһе» конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын жюри 2022 елның 1 мартында «Етегән» башкорт бәйрәме — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә билгеләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз