news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Ринат Хәйрине искә алдылар

Башкортстанның Илеш районында танылган татар шагыйре Ринат Хәйринең тууына 60 ел тулуга багышланган хәтер һәм искә алу чаралары булып үтте

(Уфа, 3 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Илеш районында танылган татар шагыйре Ринат Хәйринең тууына 60 ел тулуга багышланган хәтер һәм искә алу чаралары булып үтте.
Бу чаралар Ринат Хәйри туган Үрмәт исемле бик матур татар авылында башланды. Анда туган тел укытучыларының семинары булды. Аның барышында Р.Хәйринең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган ачык дәресләр оештырылды.
Ә Үрмәт авылы мәдәният йортында Ринат Хәйри истәлегенә зур кичә үткәрелде. Анда мәрхүм шагыйрьнең 100 яше белән барган әнисе Хәлимә әби, хатыны Айсылу ханым, башка туганнары, Уфадан барган әдипләр, район җәмәгатьчелеге катнашты.
Аннан соң очрашулар Илеш районы үзәгендә дәвам итте. Хәтер чараларында катнашучылар район үзәк китапханәсендә, район гәзите редакциясендә һәм мәдәният йортында оештырылган очрашуларда булды. Кичен район мәдәният йортында Ринат Хәйрине искә алу кичәсе аеруча матур үтте. Җыр-моң, дәртле биюләр белән бергә сәхнәдән Ринат Хәйринең бик күп шигырьләре дә яңгырады.
Ринат Хәйретдинов бала чагыннан ук әдәби иҗатка тартыла. Башкортстан дәүләт университетының филология факультетында белем алганда, талипларның әдәби түгәрәгендә актив шөгыльләнә, газета-журналларда еш басыла башлый ул. Университетны тәмамлагач, яшь белгеч туган ягына кайта һәм гомеренең азагына кадәр Илеш районының «Маяк» гәзитендә эшли. Журналист эшчәнлеген әдәби иҗат белән бергә алып бара талантлы милләттәшебез. Әмма, ни аяныч, Р. Хәйринең гомере, иҗаты чәчәк атып килгән чорында, нибары 40 яшендә кинәт өзелә. Каты чир аны арабыздан алып киткәч, әдәби тәнкыйть тә, китап сөючеләр дә район җирендә яшәп тә талантлы әсәрләр тудырган шагыйрьнең иҗатына югары бәя бирә. Ринат Хәйри «Эзлим сине» шигъри җыентыгы һәм «Корбан» поэмасы өчен, үзе үлгәннән соң, Галимов Сәлам премиясенә лаек булды. Мәрхүмнең хатыны, талантлы журналист һәм «Маяк» гәзитенең баш мөхәррире Айсылу ханым Хәйретдинова, тормыш иптәшенең кульязмаларын туплап, тагын да биш китап чыгаруга иреште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100