news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанда Әнгам Атнабаевны искә алалар
Әнгам Атнабаевка багышланган хәтер чарасы бүген аның туган ягы Тәтешле районында үтә. Анда байтак журналистлар һәм Әнгам Атнабаевның туганнары җыелды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Уфа, 24 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда татар халкыныңатаклы улы, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның туган көне билгеләнә.
Шушы уңайдан республикада олуг талант иясен искә алу чаралары бара. Әнгам Атнабаевка багышланган хәтер чарасы бүген аның туган ягы Тәтешле районында үтә. Анда байтак журналистлар һәм Әнгам Атнабаевның туганнары җыелды.
Республика газеталарында атаклы татар шагыйре турында язмалар дөнья күрә башлады. “Кызыл таң” татар газетасы чәршәмбе санында шушы олуг талант иясенә багышлап танылган драматург Нәҗип Асанбаевның “Милли горурлык” дип исемләнгән язмасын һәм атаклы татар шагыйре Рәдиф Гаташның Ә. Атнабаевка багышланган “Үзе бер дөнья иде” исемле хатирәләрен һәм кайбер әдипләрнең Ә Атнабаевка багышлау шигырьләрен урнаштырды.
Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдырды. Күбрәк талантлы шагыйрь булып танылса да, оста драматург буларак та үзен ача алды ул. Аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелде. Кайбер тамашалар әле дә байтак театрлар репертуарыннан төшми. Уфа “Нур” татар дәүләт театры да 80 еллык юбилеена туры китереп, узган сезонда Әнгам Атнабаевның “Игезәкләр” пьесасын сәхнәгә куйды.
Әнгам Атнабаев, зур талант иясе булу өстенә, үз халкының сөекле һәм тугры улы да иде. Башкортстанда татарча язу һәм үз әсәрләреңне сәхнәләрдән ана телендә уку хупланмаган элекке елларда да Әнгам Атнабаев бары тик татар телендә генә иҗат итте һәм шигырьләрен дә фәкать татар телендә генә яңгыратты. үзенчә бер каһарманлык билгесе булды бу.
Бик күп шагыйрьләр һәм драматурглар Әнгам Атнабаевны үзләренең остазы дип зурлап телгә ала бүгенге көндә дә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot