news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

Быел Әнгам Атнабаев исемендәге премия җырлар авторы Рамил Чурагуловка һәм композитор Алик Локмановка бирелде.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Башкортстанда ел саен үткәрелә торган Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреатларын игълан иттеләр.

Быел шагыйрь, җырлар авторы Рамил Чурагуловка һәм композитор Алик Локмановка Әнгам Атнабаевның әдәби мирасын һәм иҗади эшчәнлеген өйрәнүгә һәм пропагандалауга зур өлеш керткәннәре өчен лауреат исемен бирделәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Лауреатларга истәлекле билгене Тәтешле районында «Күрдем чишмәләре» шигърият бәйрәме гала-концертында тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100