news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда наркоманиягә каршы көрәш чаралары тикшерелә

Башкортстан депутатлары наркоманиягә каршы көрәш мәсьәләләрен парламент тыңлауларында тикшерде

(Уфа, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан депутатлары наркоманиягә каршы көрәш мәсьәләләрен парламент тыңлауларында тикшерде. Анда галимнәр, табиблар да, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре дә катнашты.
Парламент тыңлаулары барышында шул ачыкланды – Башкортстанда соңгы елларда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, наркомания һәм наркотиклар әйләнеше арта бара.
Узган елда Башкортстанда ђфьюннђргђ бђйле 900 дән артык ќинаять теркђлгђн. Бу исђ, 2007 ел белђн чагыштырганда, 22 процентка артыграк килеп чыга. Быел әлегә төгәл саннар ачыкланып бетмәгән, әмма вәзгыятьнең уңай якка түгел, ә кирегә үзгәрүе көн кебек ачык.
Россиянећ наркотиклар ђйлђнешен контрольдђ тоту федераль хезмђтенећ Башкортстан идарђсе вәкилләре әйтүенчә, наркотикларга бәйле ачыкланган барлык ќинаятьлђрнећ 500дән артыгы авыр џђм бик авыр ќинаятьлђр исемлегенђ керђ.
Республикада синтетик әфьюннәр җитештерү очраклары да ачыклана. Башкортстанның кечерәк шәһәрләрендә дә әфьюнчеләр арта. Нефтекама һәм Яңавыл шәһәрләрендә соңгы бер елда 6 наркопритон ачыкланган.
Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, социаль сәясәт һәм саулык саклау комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Күзбәков әйтүенчә, республикада наркоманнар саны рәсми игълан ителгән күләмнән 5-10 тапкырга артык дип фаразлана. “Наркоманнарның төгәл санын билгеләү бик авыр, чөнки алар бит үз ихтыяры белән килеп, мин наркоман дип әйтми. Хәзер хәтта үсмерләр, мәктәп укучылары арасында да наркоманнар ишәя”, - ди Рөстәм Күзбәков.
Башкортстанда наркотиклар таратучы зур-зур төркемнәр дә ачыкланып тора. Быел шундый 30дан артык кешене берләштергән бер төркем әгъзалары мәхкәмә алдына басып, хөкем ителгән иде.
Бу төркемне Виктор Солтанаев атлы 41 яшьлек ир әле 2003 елда ук оештыра. Әфьюн таратучылар үз эшләрен Уфада гына түгел, ә Нефтекама шәһәрендә һәм кайбер районнарда да киң җәелдерә.
Иң аянычлысы шул – бу төркемгә соңрак бер милиция офицеры да кушыла. Ул әфьюн таратучылар биреп торучы акчаларга алданып, аларның җинаятьчел эшләрендә актив ярдәм итә башлый. Нәтиҗәдә әллә күпме җинаятьләр ачылмый калу өстенә, яңалары да өстәлә тора.
Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай уздырган парламент тыңлауларында наркоманиягә каршы көрәшнең төрле чаралары тикшерелде. Бу эштә киң җәмәгатьчелек тә катнашырга тиеш, шул чакта гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була, дип белдерде чыгыш ясаучылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100