news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Н.Нәҗмигә һәм Ә.Атнабаевка багышланган әдәби бәйге игълан ителде

Бәйгедә җиңүчегә 50 мең, икенче урынга 30 мең, өченче урынны алган ике авторга 20шәр мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган.

Башкортстанда Н.Нәҗмигә һәм Ә.Атнабаевка багышланган әдәби бәйге игълан ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Башкортстанда халык шагыйрьләре – Наҗар Нәҗминең тууына – 100 ел, Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби бәйге игълан ителде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Конкурс ике номинация (проза һәм шигърият) буенча үткәрелә. Бәйгегә хикәяләр, очерк, эссе, шигырьләр кабул ителә. Бары тик моңарчы конкурска тәкъдим ителмәгән һәм беркайда да басылып чыкмаган әсәрләр генә карала. Җиңүчеләрне журналистлар, язучылар һәм әдәбият белгечләреннән торган махсус жюри билгеләячәк.

Бәйгедә җиңүчегә – 50 мең, икенче урынга – 30 мең, өченче урынны алган ике авторга 20шәр мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган. Конкурс 2018 елның 1 февраленнән 1 декабрьгә кадәр үтә. Тәтешле һәм Дүртөйле районнары үзләренең махсус бүләкләрен тәкъдим итәчәк.

Конкурска килгән иң яхшы әсәрләр аерым китап булып басылып чыгачак. Авторларга гонорар түләнми.

Җиңүчеләргә бүләкләр 21 декабрьдә Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында тапшырылачак.

Бәйгене Башкортстан Язучылар берлеге, Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мохтарияте һәм республиканың «Өмет» газетасы оештыра.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100