news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Нәкый Исәнбәтне искә алалар

Татар халкының асыл улы, халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 110 ел тулды. Шушы уңайдан аны туган ягы Башкортстанда искә алу чаралары башланды

(Уфа, 25 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Татар халкының асыл улы, халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 110 ел тулды. Шушы уңайдан аны туган ягы Башкортстанда искә алу чаралары башланды.
Нәкый Исәнбәтне бу көннәрдә аның туган төбәге Салават районында төрле чаралар белән искә алалар. Мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә халык язучысының тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә почмаклар әзерләнде. Мәктәпләрдә укучылар Нәкый Исәнбәткә багышланган иншалар яза, әдәби кичәләр оештыра.
Республика матбугатында Нәкый Исәнбәткә багышланган язмалар да басыла башлады. Шуларның чираттагысы “Кызыл таң” татар газетасының 25 декабрь санында дөнья күрде. Танылган журналист Фәрит Фаткуллинның халык язучысы хакындагы истәлекләре гәзитнең тулы бер битен биләп тора. “Нәкый Исәнбәт дигән олы бер дөнья” исемле шушы күләмле язмасында автор атаклы язучы белән үзенең очрашуы хакында да бәян итә, шулай ук башка күренекле шәхесләрнең Нәкый Исәнбәт турындагы фикерләрен, хатирәләрен китерә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100