Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда Мостай Кәримнең туган көне уңаеннан чаралар үтә
Уфада бер самолетны күренекле язучы исеме белән атаганнар, киләчәктә Кабарда-Балкардагы бер тау очына да Мостай Кәрим исемен бирергә телиләр.
(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). 20 октябрь көнне шагыйрь һәм язучы Мостай Кәримнең тууына 98 ел була. Бу көндә бәйрәм чаралары үткәрү планлаштырыла. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
Бу уңайдан иртәгә кич, ягъни 19 октябрьдә беренче тапкыр "Уфа" халыкара аэропортына шагыйрь Мостай Кәрим исемендәге самолет кайтачак. Һава судносын тантаналы итеп каршы алу планлаштырыла.
"Очкычка шагыйрь исемен бирү аның хөрмәтләп һәм якынлашучы юбилее уңаеннан башкарылды”, — дип хәбәр иттеләр авиакомпания матбугат хезмәтендә.
Ә киләчәктә, ягъни язучыга 100 ел тулу уңаеннан, масштаблы акция үткәреләчәк. Аны “Рус география җәмгыяте”нең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе әзерли. Әлеге оешма вәкиле Александр Лынник белдергәнчә, Кабарда-Балкариядәге бер тау очына Мостай Кәрим исемен бирергә уйлыйлар.
"Рәсми рәвештә рөхсәт алганнан соң, киләсе елның җәендә Төньяк Кавказга экспедициягә барырга җыенабыз. Кабарда-Балкар альпинистлары безнең өчен исемсез тау очын эзли башлады. Ул шактый биек — дүрт мең метр биеклектә, әмма анда менү уңайлы да булырга тиеш", - ди Александр Лынник.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз