news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Мостай Кәрим повестена нигезләнгән «Өс таған» фильмын төшерә башлыйлар

Фильмны төшерү урыны итеп Гафури районының Толпар авылы сайлап алынган.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда Мостай Кәрим повестена нигезләнгән «Өс таған» фильмын төшерү эшләре башлана. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Бүген без Стәрлетамак районындагы Шиһан авылына килдек. Торатау итәгендә кино төшерә башлаячакбыз. Су белән бәйле барлык эпизодлар Агыйдел елгасы үзәгендә төшереләчәк», - диде фильмның режиссеры Айнур Әскәров.

Тулы метражлы «Өс таған» - «Таганок» фильмы Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы буенча Башкортстан Башлыгы ярдәмендә Башкортстан Республикасы оешуга – 100 ел һәм мәшһүр башкорт әдибе Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан төшерелә.

Фильмны төшерү урыны итеп Гафури районының Толпар авылы сайлап алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot