news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Мостай Кәрим повесте буенча төшереләчәк фильмдагы рольләргә малайлар эзлиләр

Фильмны Башкортстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә быелның җәендә төшерә башлаячаклар.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Башкортстанда Мостай Кәримнең шул исемдәге повесте буенча төшереләчәк «Өс таган» («Таганок») фильмындагы рольләргә башкорт телен белүче малайлар эзлиләр, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Рольгә кандидат 11-12 яшьләрдәге авыл малае образын тудырырга тиеш. Фотолар һәм үзең турында мәгълүматларны хат темасын («Кастинг») күрсәтеп, taganokfilm@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Картинаның режиссеры — Айнур Әскәров. Фильмны Башкортстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә быелның җәендә төшерә башлаячаклар.

Быел «Башкортостан» киностудиясе «Өс таған» («Таганок») тулы метражлы нәфис фильмын төшерү өчен Башкортстан Республикасы башлыгының 9 миллион сумлык грантын алды. Картина Мостай Кәримнең бер гасырлык юбилеена багышлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100