news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Мостай Кәрим исемендәге әдәби конкурс игълан ителде

Конкурс республиканың 100 еллыгына һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлана.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда Мостай Кәрим исемендәге әдәби конкурс игълан ителде. Конкурс республиканың 100 еллыгына һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлана. Конкурсны БР Язулар берлеге һәм З.Биишева исемендәге “Китап” Башкортстан нәшрияты химаясендәге “Йэшлек” газетасы оештыра. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы җиткерә.

Конкурска башкорт телендә ирекле темага прозаик әсәрләр кабул ителә. Элек башка басмаларда дөнья күрмәгән әсәрләр генә карала. Төп бүләк – 50 мең сум, 4 кызыксындыру бүләге дә бар. Конкурска нәтиҗә 2019 елның октябрендә ясалачак.

Конкурс кагыйдәләре белән “Йэшлек” газетасы сайтында яки «ВКонтакте»да конкурс төркемендә танышырга мөмкин, дип хәбәр итә мәгълүмат агентлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot