news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда "Мосафир" этник музыка форумы үткәрелә

Россиядә бердәнбер булган "Russian World Music Awards" этник музыка премиясен тапшыру да форумның төп чараларының берсе булачак.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”).10-12 ноябрь көннәрендә Башкортстанда "Мосафир" этник музыка форумы узачак. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 
 
Проектны Башкортстанның Драматургия һәм режиссура үзәге оештыра. Ул Башкортстан башлыгының 3,5 миллион сумлык гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. 
 
Чара кысаларында этник музыка өлкәсендә 20ләп белгеч катнашында конференция үткәрү, мастер-класслар уздыру һәм күргәзмә оештыру планлаштырыла. 
 
Шулай ук Россиядә бердәнбер булган "Russian World Music Awards" этник музыка премиясен тапшыру да форумның төп чараларының берсе булачак.  
 
Җыенда Польша, Бөекбритания, Германия, Корея, Чехия, Нидерландлар һ.б. илләрдән катнашучылар көтелә, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot