news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда минималь хезмәт хакы 10912 сумга кадәр арткан

Әлеге сан Башкортстанда 15% Урал коэффициентын да исәпкә алгач килеп чыккан.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Башкортстанда минималь хезмәт хакы 10912 сумга кадәр арткан, дип хәбәр итә "Башинформ".

Белүебезчә, Россия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы дәрәҗәсенә күтәрү турындагы законны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде.

Россиядә 2018 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен аена 9 мең 489 сум күләмендә билгеләнде. 2019 елның 1 гыйнварыннан һәм алга таба ел саен 1 гыйнвардан башлап хезмәткә түләүнең минималь күләме федераль закон нигезендә алдагы елның икенче кварталы өчен Россия Федерациясе буенча хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы күләмендә билгеләнә.

Башкортстанда, 15 % Урал коэффициентын да исәпкә алып, минималь хезмәт хакы 10912 сум тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100