news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда милли үзәкләр җыены үтә

Җыенда республиканың 14 тарихи-мәдәни үзәге җитәкчеләре һәм башка милли оешмалара вәкилләре катнаша

(Уфа, 17 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада “Милли сәясәт һәм халыклар мәдәнияте” исемле халыкара конференция үтә.
Башкортстан Милли музеенда ачылган зур җыенда Россия төбәкләреннән генә түгел, ә кайбер чит илләрдән дә кунаклар катнаша. Әлеге конференция Башкортстанда Халыклар дуслыгы йорты ачылуга 15 ел тулуга туры китереп оештырылды.
Җыенда республиканың 14 тарихи-мәдәни үзәге җитәкчеләре һәм башка милли оешмалара вәкилләре катнаша. Башкортстанда берничә ел элек төрле милләтләрнең тарихи-мәдәни үзәкләре төзелгән иде. Алар республиканың төрле районнарында булдырылды. Башкортларның ике шундый үзәге бар. Алар саф башкорт районнары – Баймак белән Гафури районнарында төзелгән. Мариларның, чуашларның һәм башка халыкларның үзәкләре алар күпләп яшәгән районнарда ачылды.
Татар тарихи-мәдәни үзәге Бүздәк районының Килем районында эшләп килә. Аның җитәкчесе булып беренче көннән үк милләт җанлы Алфрид Насыйров эшли. Быел ул, нәтиҗәле эшчәнлеге өчен, Башкортстан Республикасы хөкүмәтенең Мактау кәгазенә лаек булды.
Килем авылы Башкортстанда киң билгеле авыл. Биредђ татар байлары џђм морзалары XIX гасырда ук зур-зур таш пулатлар, мђчетлђр, кибетлђр салдырган. Авылдагы ић мђџабђт Тђвкилевлђр сарае љч гасырны тоташтырып тора. 1852 елда ук бертуган Тђвкилевлђр тарафыннан салдырылган ике катлы џђм почмаклары саен матур манаралы бу сарай бњгенгђ кадђр сакланып калган. Ђлбђттђ, дистђ еллар буе тиешле игътибар булмаганлыктан, тарихи ђџђмияткђ ия бу бина шактый таушалган иде. Шућа књрђ аны, элекке фотосурђтенђ карап, яћартып корырга булдылар. Хђзер биредђ тљзеклђндерњ эшлђре тђмамланды.
XIX гасырда ук салынган мђчет тђ сакланган Килемдђ. Аны да район кљче белђн яћарттылар. Бњгенге кљндђ ђлеге књркђм џђм иркен мђчет янында мђдрђсђ дђ эшлђп килђ. Анда иллегђ якын шђкерт белем ала. Биредђ ќђмгысе берьюлы 150 шђкерткђ белем бирњ мљмкинлеге бар.
Уфада бүген ачылган халыкара конференциядә Башкортстан президенты киңәшчесе Сергей Лаврентьев, БР вице-премьеры, БР мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев һәм башка рәсми затлар да катнаша. Конференция кунаклары секцияләргә дә бүленеп эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100