news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда милли телевидение каналы эшли

“Туган тел” татар телевидение каналы Уфада былтыр яз эшли башлаган иде

(Уфа, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада эшли башлаган “Туган тел” телевидение каналы үз эшчәнлеген киңрәк җәелдерә бара. Биредә яңа программалар булдыру хәстәрлеген дә күрәләр.
“Туган тел” татар телевидение каналы Уфада былтыр яз эшли башлаган иде. Башта ул үз тапшыруларын “Уфанет” санлы кабель телевидениесе челтәрендә оештырса, соңрак “Башинформсвязь” челтәре аша күрсәтелә башлады.
Татар егетләре Рамил Ганиев белән Флүр Зөбәеров нигез салган яңа музыкаль күңел ачу телеканалы татар халкының музыка-җыр мирасын саклап калуны максат итеп куя. “Татар музыка каналы” идеясе күптән туган иде, - ди алар. – Татар мәдәнияте ярдәмгә мохтаҗ. Яшьләр үз телләрендә сөйләшергә тиеш. Безнең төп максат – заманча шартларда да телне саклап калу һәм үстерү”.
Тәүлек әйләнәсенә эшләүче каналда татар һәм башкорт җырларын үз эченә алган “Иң шәп ун җыр”, “Музыкаль фишка” кебек тапшырулар күрсәтелә. Каналда шулай ук шоу-бизнес яңалыклары, башкаручыларның яңа альбомнары һәм үткәреләчәк чаралар турында хәбәрләр бирелә. Туры эфирда сәхнә йолдызлары белән очрашулар да оештырылачак. Балалар программалары, телесериаллар, төрле уеннар үткәрүче программалар, ток-шоу – боларның барысын да “Туган тел” каналы аша күреп булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100