news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Милли костюмнар бәйрәменә әзерләнәләр

Чара "UFA – Kuraifest" программасы белән тәмамланыр дип планлаштырыла.

(Казан, 6 май, "Татар-информ"). 9 июнь көнне Башкортстан Республикасында узачак Милли костюмнар бәйрәмендә катнашучылардан заявкалар кабул итү дәвам итә. Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итүенчә, чара "Евразия йөрәге" сәнгать фестивале кысаларында үтәчәк. 
 
Фестивальдә катнашуның төп шарты - чарага милли костюмнан, яисә милли бизәк төшерелгән киемнән килү.
 
Бәйрәмгә килүчеләр милли костюм парадында катнаша алачак. Чара "UFA – Kuraifest" программасы белән тәмамланыр дип планлаштырыла. 
 
Беренче тапкыр Башкортстанда Милли костюм бәйрәме 2016 елда уздырылган. Анда бер меңнән артык кеше катнашкан. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100