news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Милли костюм көнен билгеләп үтәчәкләр

Бәйрәм халык традицияләре, тарих һәм мәдәнияткә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). 16 апрельдә Башкортстан Республикасында Милли костюм көнен билгеләп үтәчәкләр.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бәйрәм тагын бер тапкыр халык традицияләре, тарих һәм мәдәнияткә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Республика халык иҗаты үзәге әлеге истәлекле датага багышланган чаралар үткәрә. Үзәкнең социаль челтәрләрендә «Дуслык биюе» дигән акция игълан ителә. Теләгән һәркемне анда катнашырга чакыралар. Моның өчен төрле милли киемнәрдән 2-3 минут дәвам иткән бию композициясе башкарырга кирәк. Видеоролик социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100