news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Мифтахетдин Акмуллага багышланган флешмоб игълан ителде

Әлеге флешмобта Бөтендөнья башкорт корылтае әгъзалары һәм республика районнары, шәһәрләре администрацияләре башлыклары катнашачак

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья башкорт корылтае мәгърифәтче, шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың тууына 190 ел тулуга багышланган флешмоб игълан итте.

Әлеге флешмобта Бөтендөнья башкорт корылтае әгъзалары һәм республика районнары, шәһәрләре администрацияләре башлыклары катнашачак. Алар Мифтахетдин Акмулланың иң танылган әсәрләренең мәгънәсен халыкка җиткерергә тиеш булачак, диелә «Башинформ» хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot