news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда мифик канатлы ат — Акбүзатка һәйкәл ачылды

Башкортстанның Бөрҗән районында «Акбүзат» монументаль-скульптур композициясен ачу тантанасы VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында булды.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Бүген Башкортстанның Бөрҗән районында VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында башкорт халык эпослары һәм легендаларының төп персонажларыннан берсе булган Акбүзатка һәйкәл ачылды.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Йылкысыккан күле янында узган ачылыш тантанасында CIOFF президенты Филипп Боссан, Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Бөрҗән районы башлыгы Газиз Маннапов, шулай ук Фольклориадада катнашучы илләрнең вәкилләре катнашты.

«Акбүзат» монументаль-скульптур композициясенең авторы Өлфәт Кубагушев аңа бөтен гомерен багышлаган. Автор әйтүенчә, һәйкәл булдыру теләге анда 1977 елда ук, Мәскәүнең «Наука» нәшриятында «Башкирский народный эпос» дигән китап чыкканнан соң туган. Шул вакытта, студент елларында ул эпосларга һәйкәл кую идеясе белән янып йөри башлаган. «Акбүзатка юл бик озын булган. Иң мөһиме — нәтиҗә. Автор аннан канәгать», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100