news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда мифик Акбүзат скульптурасын урнаштырачаклар

Скульптураның биеклеге биш метр булачак, ат исә 3,5 метр биеклектә коелачак.

Башкортстанда мифик Акбүзат скульптурасын урнаштырачаклар
bashinform.ru

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Бөрҗән районындагы Йылкысыккан күле ярында, Шүлгәнташ мәгарәсе янында мифик Акбузат скульптурасын урнаштыру ноябрь аена планлаштырыла. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итте.

Шул турыда Башкортстан хөкүмәтендә беренче «Туристлык сәгатендә» Мәдәни мирас объектларын саклау буенча милли-мәдәни үзәк директоры Данир Гайнуллин сөйләгән.

Шүлгәнташ мәгарәсе - республиканың төп туристик истәлекле урыны. Акбузат - башкорт эпосы персонажы. Риваять буенча, Йылкысыккан күленнән әкияти атлар табуны чыккан. Хәзер скульптура Каслин архитектура-сәнгать кою заводында чуеннан коела. Скульптураның биеклеге биш метр булачак, ат исә 3,5 метр биеклектә коелачак, дип хәбәр ителә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100