news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда меңләгән кеше бушлай туңдырма өчен сугыша язган - видео

Шәһәрнең 250 еллыгына кешеләргә 250 килограмм туңдырма өләшкәннәр.

 (Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда бушлай туңдырма өчен чиратта торган 15 мең чамасы кеше арасында этеш-төртеш башланган. Бу хакта "Башинформ.рф" агентлыгы хәбәр итә.

Балалар чиный, олылар әдәпсез сөйләмгә күчә, ике ир-ат аздан гына тукмашмый кала, дип хәбәр итә «Комсомольская правда Уфа». Стәрлетамактагы сәүдә үзәге шәһәр көне уңаеннан халыкны туңдырма белән сыйламакчы булган. Туңдырма яратучыларны яңгыр да, көзге салкын да куркытмаган.

Оештыручылар шәһәрнең 250 еллыгына кешеләргә 250 килограмм туңдырма өләшкәннәр. Видеодан күренгәнчә, бу гамәл чын тамашага әйләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100