Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда мөселман хатын-кызлар өчен курслар ачыла
Бу хакта Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте пленумында фикер алышканнар.
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Республикада Россия ислам университетында хатын-кызлар өчен квалификация күтәрү курслары ачылачак. Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте пленумында әлеге уңайдан сүз булган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
Утырышта Башкортстан мөхтәсибәте башлыклары эшчәнлекләренә йомгак ясап, алга планнар билгеләгән.
Мөфти Мөхәммәт Таҗетдин район һәм шәһәр дини оешма башлыкларына 2018 елга Хаҗ кылу эшләренә әзерлек башлау кирәклеген искәртеп узган.
Пленумда шулай ук балалар һәм өлкәннәр арасында дин белемен арттыру турында әйтелгән. Фикер алышу барышында республика мөселман хатын-кызларының үз белемнәрен арттыру һәм яңарту кирәклеге ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз