Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда мөнәҗәт башкаручылар осталыкта көч сынашачак
Башкортстанда мөнәҗәтләр башкаручыларның VI төбәкара конкурсы 27 сентябрьдә Сибай шәһәренең балалар иҗаты үзәгендә уза.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда мөнәҗәтләр башкаручыларның VI төбәкара конкурсы оештырыла. Ул 27 сентябрьдә Сибай шәһәренең балалар иҗаты үзәгендә узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгенең максаты һәм бурычы булып, башкорт халкының милли мәдәниятенең сирәк башкарыла торган жанрын саклап калу; мөнәҗәтләрне, нәсыйхәтләрне иң яхшы башкаручыларны, Мәүлит Ямалетдинов эшкәртүендәге Коръән сүрәләрен иң яхшы башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; иҗтимагый оешмаларның игътибарын мөнәҗәтләрне яңадан торгызуга һәм башкаруга; яшьләрдә тере мирас мисалында эстетик зәвык формалаштыру һәм патриотизм тәрбияләүгә игътибарны юнәлтү тора.
Конкурста барлык теләүчеләр катнаша ала. Өч номинациядә көч сынашырга мөмкин: мөнәҗәт башкару, нәсыйхәт башкару, Мәүлит Ямалетдиновның шигъри тәрҗемәсендә Коръән сүрәләрен үтәү. Һәр катнашучы төрле характерлы ике яки өч әсәр башкара (һәр номинация буенча берәр).
Конкурс ике яшь категориясе: 17 яшькә кадәр, 18 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк соло башкаручылары һәм коллективлары арасында үткәрелә. Катнашучыларның чыгышларын компетентлы жюри бәяли, аның составына Башкортстаның танылган әкиятчеләре, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре керә.
Гаризалар 2019 елның 26 сентябренә кадәр Сибай сәнгать көллиятендә (телефон һәм факс: 8 (34775) 2-46-32; 8-999-1318-37, 8-960-383-46-09 электрон почта: luizakurrai@gmail.com) кабул ителә.
Бәйгене Сибай шәһәре хакимияте, Сибай сәнгать көллиятенең «Урал батыр» чәчәннәр мәктәбе, Сибайның хатын-кызлар советы, Бөтендөнья башкорт корылтае Республика халык иҗаты үзәге ярдәме белән оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз