news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанда Мәүлид бәйрәм зурлап билгеләнә
Уфа шәһәрендәге төп Җәмигъ мәчетендә, “Лалә-Тюльпан” мәчетендә, “Ихлас” һәм “Гуфран” мәчетләрендә Мәүлид кичәсе байтак чаралар белән бәйрәм ителә
Скопировать ссылку
(Уфа, 25 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның барлык зур мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә бу атна азагы иң кадерле дини бәйрәмнәрнең берсе – Мәүлид зурлап билгеләнәчәк.
Уфа шәһәрендәге төп Җәмигъ мәчетендә, “Лалә-Тюльпан” мәчетендә, “Ихлас” һәм “Гуфран” мәчетләрендә Мәүлид кичәсе күп кеше катнашлыгында бәйрәм ителә.
Мәүлид бәйрәме уңаеннан Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин дин кардәшләргә котлау күндерде.
Уфадагы киң билгеле “Ихлас” мәчете имам-хатибы, татар егете Мөхәммәт хәзрәт Галләм тырышлыгы белән, быелгы Мәүлид кичәсе дә тантаналы үтәчәк. “Аллага шөкер шундый көннәр килде – хәзер без динебез исламның кадерле бәйрәмнәрен мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә генә түгел, ә затлы мәдәният учакларында да тантана итә алабыз, - дип шатлыгын яшерми Мөхәммәт хәзрәт. – Мисал өчен, узган елларда бу изге бәйрәмебезне без хәтта Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында да бик зурлап бәйрәм иткән идек. Быел да бу тантана, мәчетләрдән тыш, 15 март көнне Уфадагы мәһабәт “Конгресс-холл” бинасында да зурлап билгеләнәчәк. Анда республиканың югары җитәкчеләре дә килә”.
“Ихлас” мәчете “Иляһилар” төркеменең Мәүлид бәйрәме уңаеннан әзерләгән чаралары алдагы көннәрдә бирегә килүчеләргә дә тәкъдим ителәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot