Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда мәктәп укучысы информатика дәресендә үлгән
Әлеге хәл сишәмбе көнне, 5 декабрьдә, Нефтекамск шәһәре мәктәпләренең берсендә булган.
(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Унҗиде яшьлек Башкортстан укучысының гомере информатика дәресендә өзелгән. Бу хакта төбәк Тикшерү комитеты хәбәр итә, дип яза “Известия”.
Әлеге хәл сишәмбе көнне, 5 декабрьдә, Нефтекамск шәһәре мәктәпләренең берсендә булган. Информатика дәресе ул көнне расписаниедә беренче булган, дәрестә кыз бала аңын югалткан. Мәктәп табиблары аңа медицина ярдәме күрсәткән, “ашыгыч ярдәм” чакыртканнар. Әмма 17 яшьлек кыз медиклар килгәнче үлгән.
11нче сыйныф укучысы үзендә булган чирләр белән поликлиникада исәптә торган. Уфадагы «Комсомольская правда” сайты хәбәр итүенчә, кыз эпилепсия өянәгеннән үлгән.
Тикшерү комитеты әлеге факт буенча тикшерү үткәрә. «Башинформ» хәбәреннән күренгәнчә, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз