news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда мәктәп лагеренда бала үлгән

Якынча мәгълүматлар буенча, баланың йөрәге белән проблема булган.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Башкортстанның Күмертау авылында 7 июньдә көндез балигъ булмаган бала белән фаҗигале хәл булган. Мәктәп лагерында спорт мәйданчыгы территориясендә турникта “эленеп торган” 8 яшьлек малайның хәле начарланган һәм ул егылган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы үз чыганакларыннан хәбәр итә.

Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Баланың хастаханәгә кадәр барып җиткәнче үлүе мәгълүм. Якынча мәгълүматлар буенча, баланың йөрәге белән проблема булган.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә бу факт буенча тикшерү баруы турында белдерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot