news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Мәҗит Гафури исемендәге кошчылык комплексы кабат ачыла

Берничә ел туктап торган комплекс эшли башлый һәм көзен инде беренче продукция бирәчәк.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Быел көз Башкортстанда Мәҗит Гафури исемендеге Башкортстан кошчылык комплексы кабаттан эшли башлаячак. Бу хакта Мәләвез шәһәренә эшлекле сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әйткән. «Башинформ» шул турыда хәбәр итә.

«Без анда инвестор таптык, эшләргә теләкләре булган кешеләр күп иде. Әмма алар барысы да үзара уртак тел таба алмады, "Россельхозбанк" белән эшләү буенча тиешле чаралар тәкъдим итә алмады. Мәләвез районы башлыгы миңа хәзер эшчеләр туплау бара, дип сөйләде. Бу минем өчен иң зур куанычлы яңалык. Берничә ел эшсез торган комплекс эшли башлый һәм көзен инде беренче продукция бирәчәк», — диде Радий Хәбиров.

Башкорт кошчылык комплексы «Индюшкин» бренды белән күркә итен чыгарган булган. Менеджмент эшчәнлегенең нәтиҗәсез булуы аркасында ул туктатылган. Предприятиедә үз вакытында 1400 кеше эшләгән һәм ул күркә ите җитештерү буенча Россиядә өченче урында булган, диелә бу хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot