news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда мәгариф өлкәсендә берәр миллион сумлык егерме грант биреләчәк

Грантларны иң яхшы ун шәһәр мәктәбе һәм республиканың иң яхшы ун авыл гомуми белем бирү оешмасы алачак.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елдан Башкортстанда «белем бирү эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен» берәр миллион сум күләмендә 20 грант гамәлгә куела. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Алар һәр уку елы нәтиҗәләре буенча шәһәрнең иң яхшы ун һәм республиканың иң яхшы ун авыл гомуми белем бирү оешмасына тапшырылачак. Бу өлкәдә төбәк җитәкчесенең грантлары турындагы боерыкны Радий Хәбиров имзалады.

Документ белән шулай ук конкурс нигезендә сайлап алу турында нигезләмә расланды. Аерым алганда, анда мәктәпләрдә белем бирү хезмәтенең нәтиҗәлелеген бәяләү критерийлары тәкъдим ителгән.

Грантларны бирү тәртибен республика хөкүмәте хәл итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot