news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда мәдәни мирас биналарын саклау өчен хәйрия ярдәме җыялар

Хәйрия акчасы фәнни-проект документацияләрен эшләүгә, тарихи-мәдәни дәүләт экспертизасын уздыруга тотылачак.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Башкортстанда мәдәни мирас биналарын саклауга хәйрия ярдәме җыю игълан ителгән. Акцияне уздыру тәкъдиме белән Башкортстанда Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе карамагындагы иҗтимагый совет чыккан. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Хәйрия акчалары “Россия Федерациясе халкының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) турындагы" федераль канун нигезендә, төбәктәге мәдәни мирас объектларын саклау һәм тиешле дәрәҗәдә тотуга юнәлдереләчәк, диелә әлеге хәбәрдә.

Ирекле хәйрия ярдәме физик һәм юридик затлар тарафыннан ирекле рәвештә билгеләнә.

Хәйрия акчасы фәнни-проект документацияләрен эшләүгә, тарихи-мәдәни дәүләт экспертизасын уздыруга, проект-смета документацияләрен эшләүгә, төзекләндерү, реставрация, консервация, объектларны заманча куллану эшләренә тотылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot