Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда мәчет манарасыннан мөселманнарны карантин таләпләрен үтәргә чакыралар
Хәзер тавыш көчәйткечләрдән намазга чакыру урынына «үз йортларыгызда намаз укыгыз» диләр.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанда мәчет манарасыннан мөселманнарны карантин таләпләрен үтәргә чакыралар. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Айнур Биргалин «Намазга чакыру өчен кулланыла торган тавыш көчәйткечләрне халыкны үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә чакыру максатында куллану турында»гы боерык имзалаган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Хәзер намазга чакыру («хайя галэс-салэ») сүзләре урынына «үз йортларыгызда намаз укыгыз» («саллю фибуютикум») диләр.
«Хөрмәтле якташлар! Дөньяда соңгы вакытта коронавирус чире кискен таралу сәбәпле, республикабыз башлыгы карары белән 31 марттан карантин режимы кертелде. Карантин таләпләрен бозучылар җавапка тартылачак. Хәвефле чир вакытында, зинһар, йортларыгызда калыгыз! Үтә җитди сәбәпсез урамга чыкмагыз! Якыннарыгызның саулыгы сезнең уяулыктан тора. Саклагыз һәм сакланыгыз!» — дип кабатлыйлар мәчет манарасыннан.
Төгәл текстны җирле хакимият белән килештерергә тәкъдим итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз