news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда һәм Алтайда татар теленә өйрәтә торган җәйге лагерьлар оештырылачак

Әлеге проектларны тормышка ашыруга җирле татар эшмәкәрләре җәлеп ителгән.

Башкортстанда һәм Алтайда татар теленә өйрәтә торган җәйге лагерьлар оештырылачак
архив/Салават Камалетдинов
(Казан, 25 февраль, "Татар-информ"). Башкортстанда һәм Алтайда балалар өчен җәйге татар лагерьлары оештырылачак. Бу хакта Екатеринбургта татар эшмәкәрләре белән очрашу вакытында Милли Шура рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте. 
 
Аның сүзләренчә, әлеге проектларны тормышка ашыруда җирле татар эшмәкәрләре җәлеп ителгән. 
 
Башкортстандагы лагерьда татар балалары гына тупланачак. Барнаулдагы лагерьда исә татар телен өйрәтүне максат итеп куела һәм анда Татарстаннан 15 бала ял итәргә юлланачак. Алтай краеннан, киресенчә, 15 бала Татарстанда ял итеп, татар телен өйрәнә алачак. 
 
Сүз уңаеннан, узган ел "Сәләт" лагерында гына да 7 мең бала ял иткән. Быел исә андый балалар саны 14 меңгә җиткерү бурычы куелган. 
  • Балаларның ялын оештыру өчен 2019 елда республика бюджетыннан 1,5 млрд сум акча бүлү күздә тотыла. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100