news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда өлкәннәргә кышкы киемне Әйберләр банкында өләшәләр

Бу акциягә әйберләр кешеләрнең үзләреннән арткан, кирәкмәгән киемнәреннән тупланган.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Стерлетамак шәһәрендәге Әйберләр банкы авыр хәлдә калган өлкәннәрне үзләренә чакырып, кышка әзерләнергә – пәлтә тун, башлыклар белән ярдәм итә. Бу акциягә әйберләр кешеләрнең үзләреннән арткан, кирәкмәгән киемнәреннән тупланган. Шулай итеп әлеге Банкка әйберләр китерергә дә, үзеңә кирәк икән, алып китәргә дә була.

Оештыручылар булып Шәһәр мәгарифен үстерү һәм ярдәм итү фонды тора. Алар хезмәт күрсәтү документ нигезендә: паспорт, пенсия таныклыгы, күп балалы ана таныклыгы, социаль ярдәм күрсәтү бүлекләреннән качаклар яки авыр хәлдә калганнар өчен бирелгән белешмә, юллама нигезендә хезмәт күрсәтелүен искәртәләр.

Әйберләр Банкы график белән — сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 10нан сәгать12гә, якшәмбе көнне 12 дән 15 сәгатькә кадәр Якутов урамы 9б (Ю.Гагарин исемендәге Парк тукталышы) адресы буенча бирелә.

Республика хезмәт министрлыгы хәбәр итүенчә, шундый ук Әйберләр банкы Уфа шәһәрендә дә эшли. Элек кулланышта булган өс һәм аяк киемнәре пункты социаль яклау бүлекләрендә түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Цуруп ур., 102, телефоннары :273-31-47, 250-30-38 (09.00 — 18.00); Б. Хмельницкий ур., 53, телефоннары: 283-95-11 (08.30 — 17.00). Кием-салымнар аңа мохтаҗ булган кешеләргә бөтенләйгә түләүсез бирелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot