news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда кызамык белән авыру очраклары ачыкланган

Кайбер мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә карантин игълан ителгән.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Башкортстанда кызамык белән авыру очраклары ачыкланган, карантин игълан ителә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Уфада укучыларның ата-аналарына 6 майдан кызамык прививкасы булмаган балалар уку процессына кертелмәячәкләре хакында хәбәр таратыла. Әмма бу турыда Россия кулланучылар күзәтчелеге сайтында боерык бастырылмаган. 

Башкортстанда рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, авыруның дүрт очрагы ачыкланган инде. Кайбер мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә карантин игълан ителгән.

Табиблар фикеренчә, ашыгыч рәвештә балаларга табиб билгеләвеннән башка кызамыктан прививка ясатырга кирәк түгел. Моның өчен милли календарьда әйтелгән профилактик прививкалар өчен махсус вакыт бар: кызамык өчен ике прививка — 1 яшьтә һәм 6 яшьтә каралган.

Әгәр прививкалар дөрес эшләнгән икән, кызамыкка гомер буена ныклы иммунитет формалашырга тиеш. Шик булса, табиб кызамык антитәнчекләренә тикшерү анализын билгеләргә мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100