news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда "Кыш бабай" урынына "Кыш Атай" атамасы кулланырга тәкъдим итәләр

"Кыш бабай" бренды Татарстанда теркәлү сәбәпле, күрше республикада Яңа ел персонажы резиденциясен ничек атарга дигән сорауга җавап эзлиләр.

 (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда "Кыш Атай" резиденциясе барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта UFA.RU сайтында хәбәр ителә.

"Кыш Бабай" татарча да, башкортча да бертөрле яңгырый. Шул сәбәпле Татарстанда 2009 елда ук Арча районы Яңа Кырлай авылында Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясен ачарга акыллары җитте. Аны теркәгән туристлык фирмасы проектның уңышлы булуын күреп, Роспатентның товар билгеләре һәм хезмәт күрсәтү билгеләре дәүләт реестрында 2012 елда товар билгесен һәм "Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе"нә хезмәт күрсәтү билгесен куллануга хокукны теркәде. Ул 2021 елның 24 октябрендә гамәлдә чыга. 

Мартта Башкортстан Мәдәният министрлыгы коллегиясендә "Кыш Бабай" резиденциясе булдыру идеясе белдерелгән. Татарстанда күрше республика туристлар агымының бер өлешен үзенә җәлеп итәрләр дип борчылалар, ә бу елына 5-6 мең кеше", - дип яза сайт.

Сайт Казан массакүләм мәгълүмат чараларына сылтама белән туристлык компаниясе бәяләмәсе брендының 7,5 млн сум тәшкил итүен яза. Бу суммага резиденциянең декабрь уртасыннан 31 гыйнварга кадәр эшләве, Кыш бабай почтасы эше, бабайның күп кенә социаль акцияләрдә катнашуы керә. Шулай ук проектта катнашучы хезмәткәрләргә хезмәт хакы да кергән.

Компания кызыксынган зат белән лицензия килешүе төзергә яки авторлык хокукларын үтәү мәсьәләсен башкача көйләргә әзер. Әмма "Кыш бабай" бренды законсыз куланыла икән компания судка барырга әзер. Бу башка оешмалар "Кыш бабай" атамасы белән акча эшли алмый дигән сүз.

Сайт язуынча, Башкортстанда резиденция проекты әле кәгазьдә дә юк. Бары тик ниндидер эшмәкәрләрнең шундыйрак проектны тормышка ашырырга теләүләре генә билгеле. Башкорт Кыш бабае йорты концепциясен Республика Халык иҗаты үзәгендә әзерләргә тиеш булганнар. Үзәкнең "Урал" халык сәнгате галереясе мөдире Кәримә Кайдалова: "Бездә башкорт телендә татар теле белән уртак сүзләр күп. Нәрсә хәзер аларны куллануны тыялармы?" - дип гаҗәпләнүен белдергән. Һәм тәкъдим керткән: бу очракта "Кыш Атай" дигән атама кулланып, бу катлаулы вәзгыятьтән чыгарга мөмкин.

"Атай чиста башкорт сүзе, татар телендә юк. Бу кышкы персонаж үзен табигать атасы, җир атасы кебек тота. Ә Кар кызы бездә Кар Һылу", - дигән мөдир.

"Әгәр Башкортстанда шартлар җәлеп итүчәнрәк булса, Татарстан туристлары агымының бер өлешен югалтачак. Аның фикеренчә, халык исемгә карамый, ә кызыклы объектны карарга тели", - дип яза сайт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100