news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда кырау булачагын кисәткәннәр

15 майда - төнлә һәм иртән төбәктә урыны белән томан, һавада һәм туфракта 0, -2 градус суык, кырау булачагы фаразлана.

(Казан, 14 май, “Татар-информ”). Башкортстанда МЧС һавада һәм туфракта кырау булачагы турында кисәтә. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, 15 майда, төнлә һәм иртән төбәктә урыны белән томан, һавада һәм туфракта 0, -2 градус суык, кырау булачагы фаразлана.

Белгечләр авыл хуҗалыгы культураларына нык зыян килергә мөмкинлеген хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot