news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда “Курайның туган ягына сәяхәт” автойөреше булачак

17 июньдә башкорт халык коралларында уйнаучыларның республика конкурсы ачыла.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Башкортстанда “Курайның туган ягына сәяхәт” дип аталган автойөреш булачак. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Автосәяхәт атаклы курайчы Ишмулла Дилмөхәммәтовның 90 еллыгына багышлана. Республиканың Курайчылар берлеге җитәкчесе Артур Гайсаров хәбәр иткәнчә, машиналар колоннасы 17 июнь көнне иртән Салават Юлаев исемендәге мәйданнан кузгалып китәчәк.

  • Автойөреш Уфа – Кырмыскалы районы – Белорет районы – Әбҗәлил районы – Баймак районы – Зиләер районы (Иске Якуп авылы) – Зиләер районы (Зиләер авылы) маршурты буйлап узачак. Әлеге һәм якын тирәдәге районнардан катнашучылар автойөрешкә кушыла ала.

17:00 сәгатьтә Зиләер авылының Үзәк мәйданында Ишмулла Дилмөхәммәтов исемендәге башкорт халык коралларында уйнаучыларның республика конкурсын ачу тантанасы була. Конкурста курайда, думбрада, кыл-кубызда уйнаучылар, курайчылар ансамбле, гаилә ансамбльләре катнашачак.

19 июньдә, 14:00 сәгатьтә Сабан туе мәйданында гала-концерт уздыру һәм җиңүчеләрне бүләкләү планлаштырылган. Шул ук көнне башкорт халык уен кораллары ясаучы осталар һәм тирмәләр арасында конкурс уздыру каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100