news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанда курайда уйнаучылар бәйгесе үтте
Башкортстанның төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән анда 220дән артык курайчыны кабул иттеләр
Скопировать ссылку
(Уфа, 21 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның күрше Татарстан Республикасы белән чиктәш Октябрьский шәһәрендә бу атна азагы курайда уйнаучыларның төбәкара бәйгесе булып үтте. Башкортстанның төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән анда 220дән артык курайчыны кабул иттеләр. Курай бәйгесе тантаналарына БР мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев җитәкчелегендәге вәкиллек тә барды. Ел да оештырылучы бу бәйгедә быел Башкортстан районнарыннан һәм башка төбәкләрдән иң оста курайчылар – олысы да, кечесе дә катнашты.
Курайда уйнаучыларның инде традициягә әверелгән бу ярышмасы быел да ике этапта үтте. Беренче өлештә бәйгечеләр ике көй башкарды – берсе озын халык көе, икенчесе - кыска чыгыш. Бәйгенең икенче өлешендә дә ике көй башкарудан тыш, имтихан кебек бәйге дә булды. Анда һәр катнашучы 50 халык көен белергә һәм аны башкара алырга тиеш иде. Нинди көй булуын бәйгечеләр, имтихандагы кебек үк, билет алганнан соң гына белде.
Быелгы курай уйнаучылар бәйгесендә дә, һәр елдагыча, татар егетләре дә байтак катнашты. Октябрьский шәһәренең үзендә дә соңгы берничә елда курайда уйнарга өйрәтү мәктәбе уңышлы эшләп килә.
Курай бәйгесенә йомгаклар гала-концертта ясалды һәм анда җиңүчеләр билгеләнде. Гран-прига лаек булган зур талант иясе – Сибай шәһәреннән килгән Нургали Киекбирдинга җиңел автомобиль ачкычы тапшырылды. Гала-концертка үткән башка сәнгатькәрләр дә бүләксез калмады. Ә инде барлык катнашучыларга да бу фестиваль үзе бер зур бүләк булды, әлбәттә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot