news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда курай бәйрәме оештыралар

Бәйрәм Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Башкортстанда курай бәйрәменә әзерләнәләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Бәйрәм Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган. 

Бәйгедә катнашырга республиканың курайчылар ансамбльләре һәм солистлары чакырыла. Аларны танылган курайчылар, сәнгать осталары, галим-фольклорчылар, сәнгать белгечләре, Курай бәйрәменең Гран-при ияләре булган жюри бәяләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot