news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда курай бәйрәме була

Гата Сөләйманов исемендәге республика курай бәйрәме 18-19 майда Октябрьск шәһәрендә узачак.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанда Гата Сөләйманов исемендәге республика курай бәйрәменә гаризалар кабул итә башладылар. Чара 18-19 майда Октябрьск шәһәрендә узачак, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Бәйгедә катнашу өчен солистларны һәм курайчылар ансамбльләрен чакыралар. Ярыш ике турда һәм өч категориядә (12 яшькә кадәргеләр, 12-16 яшьлекләр, 16 яшьтән өлкәнрәкләр) үткәрелә.

Катнашучылар ике музыкаль әсәр (озын көй һәм кыска көй) башкарачак. Алар репертуарны үзләре сайлый.

Курай классы буенча урта һәм югары һөнәри белем турында дипломнары булган 16 яшьтән өлкәнрәк солистлар билет буенча озын көй башкарачак.

Бәйгедә катнашучыларга танылган курайчылар, сәнгать осталары, фольклорчы галимнәр, узган елларда Гран-при яулаган музыкантлар бәя бирәчәк.

Конкурсны Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Октябрьск шәһәре хакимияте һәм Республика Курайчылар берлеге оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100