Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда кунакханә хезмәткәре Кукмара кешесенең акчасын урлаган
Кукмара спортчысы балаларны Абзаково авылына ярышка алып килгән булган.
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Башкортстан кунакханәсе хезмәткәре Татарстан кешесен талаган, дип хәбәр итә ToDay News Ufa.
Кукмара тренеры балалар спорт мәктәбенә йөрүче балалар белән Абзаково авылына ярышларга килгән булган. Кунакханәдә яшәгәндә, бер көнне ир-ат акча янчыгыннан ун мең сум акчасы юкка чыгуын күргән һәм полициягә гариза язган.
Хокук саклаучылар акча урлауда кунакханә хезмәткәренең катнашы барлыгын ачыклаган. Алар биредә эшләүче 34 яшьлек Белорецк районы хатын-кызын тоткарлаган. Ул бүлмәне җыештырган вакытта спортчының акча янчыгыннан ике биш меңлекне алуын таныган.
Әлеге факт буенча “Урлау” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз